Поиск по тегу

Фәнис Яруллин: “Минимум йөз кызга гашыйк булганмындыр”

news_155
Фәнис Яруллин вафатына санаулы көннәр калыр алдыннан «Акчарлак» гәҗите журналисты Нәзилә Хуҗина аның өендә кунакта булып кайткан. Әлеге әңгәмәне тулысынча сезнең хозурыгызга тапшырабыз. Ошбу сөйдәшүдә Фәнис абый үзенең балачагын, беренче мәхәббәтен искә төшерә. Иҗат юлы турында сөйли, үзен бик гашыйк булучан кеше икәнен аңлатып үтә. Фәнис аганың урыны оҗмахта булсын!


Тулысы белән укырга

Казанда сайлау нәтиҗәләренә каршы узган фетнәдән фоторепортаж

miting_kazan-115
Казанның Ирек мәйданында, Дума сайлаулары нәтиҗәләрен канунсыз табуны сорап, митинг узды. Каршылык чарасында 500 кеше, журналистлар, махсус хезмәтләр, хәтта Татарстанның Эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров та катнашты.

Митинг уздырырга рөхсәтне «Против преступности и беззакония” хәрәкәте башлыгы Дмитрий Бердников алган. Әмма аны бүген иртән кулга алмакчы булганнар һәм хастаханәгә алып киткәннәр.

Ленин һәйкәле янында оештырылган каршылык чарасында КПРФ, “Правое дело”, “Яблоко” партияләре җитәкчеләре катнашты. Төрле мәгълүматларга караганда, ахырда 100 кешене кулга алганнар.

Тулысы белән укырга

Исмаил: «Безгә урыс җыры үрнәк була алмый»

ismail4
Рок музыкант Альберт Исмаил 14 декабрьдә Корстан күңел ачу үзәгенең Rockabilly клубында яңа концертын тәкъдим итәчәк. Милли патриотик рухта җырлаучы, соңгы елларда үзе иҗат итеп, фәлсәфи җырлар башкаручы, ә кайчандыр бөтенләй татар телен белмәгән Альберт белән шул уңайдан әңгәмә кордык.

Тулысы белән укырга