Поиск по тегу

баба гали ))

Кемгә нәрсә, миңа бу видеода шунысы ошый: харам, харам! дигән җире. Ул әйтә алай итәсе түгел дие, әмма миңа менә шул җире киресенчә ошады. Тагы белем дәрәҗәсез кеше карар чыгармасын дигән сүзе ошамады. Тагын күп видеоларын тәнкыйтьләп була… Мәсьәлән берсендә ул кызыл кием белән, ә бит бер хәдис буенча ир кешеләргә кызыл кием ярамый…

Мин хәзер берәр ярамаган нәрсә эшлисе булсам, шушы «Харам, харам!» дигән йөз-чырайны күз алдыма китерәм дә ул нәрсәне эшләмим ))). Мәсьәлән, телевизор карамыйм диярлек соңгы вакытта, чөнки анда гел харам хатын-кыз сурәтләре. Әмма мин болай курыкканчы ук җәһәннәмнән куркырга тийеш идем!
август-15 6:08: тагын баба-галигә тәнкыйть: аның сайтыннан егетләр-кызлар танышу сайтына кереп китеп була, шул сайтта бер рәсемдә бер егет белән бер кыз сурәтләнгән, шуларның киемнәре хәләл үк түгел дийеп уйлайм, кийем гәүдәне формаларыны капларга тийеш.

Америкада безне мыскыллыйлар

Гейнсвил шәһәренең (АКШ, Флорида штаты) бәйсез христиан оешмасы 11 сентябрь көнне Коръәннең бер нөсхәсен халык каршында яндырмакчы була. Бу ямьсез гамәлне үзе генә башкарып калмыйча, башкаларны да шуңа өнди. Имеш, шул рәвешле 11 сентябрь көнне булган терракт искә алына.

Тулысы белән укырга

Теләкләр теләнә торган кич


Теләкләр теләгез. Бүген Бәраәт кичәсе. Мөселманнар өчен бу изге кич. Чөнки нәкъ менә шул көнне аларның бер ел буе кылынган гамәлләренә нәтиҗә ясала. Шулай алдагы елда ни булачагы билгеләнә…

Тулысы белән укырга

Галимнәр Американы мөселманнар ачкан ди



info-islam.ru сайтыннан өзек:
Колумб Америкага икенче сәяхәтясаган чакта вакытында җирле кабиләләр монда аңа кадәр килеп киткән кара тәнле кешеләр хакында сөйлиләр. Дәлил буларак, бу кешеләр калдырган сөңгене күрсәтәләр. Сөңгенең очлыгы гуанин дип аталган металдан эшләнгән була. Колумб сөңгене Испаниягә алып кайткач, соңрак эретмәдә 56,25% алтын, 18,75% көмеш һәм 25% бакыр булуын ачыклый. Эретмәнең мондый составы африка Гвинеясында метал җитештерүдә стандарт булып тора.

Тулысы белән укырга