Поиск по тегу

Кызларыбыз көрәшне сайлый!


Хәзерге ишек алдында 21 гасыр. Нәкъ менә бу вакытта ирекле көрәш нәфис шәхесләр арасында популярлык җыя. Ә бу вакытта көчле куыш волейбол, хоккей һәм футбол белән кызыксынганнар. Көрәш каты көч таләп итсә дә, безнең кызлар көчләләрдән булырга омтылганнар. Әлбәттә, бу күренеш гади. Менә үткән Татарстан беренчелегендә 25 кыз исәпләнде. Бар катнашушыларга күз салсак, бу сан 23 % тәшкил итә. Шул исәптән безнең татар кызлары Дагенстан кызларына караганда алгарак китте! Ә киләчәктә бу сан үсеп китәргә дә мөмкин. Менә өч ел элек, 6-8 яшьлек кызларның бәрелешләрен күрергә туры килде! Димәк, тиз арада, ләкин киләчәктә Татарстаннан Олимпия чемпионкасын күрергә ирешербез. Бу вакытны көтәсе генә бар. Без ышана гына алабыз!
Рәзил Кашапов

Хөрмәт итеп алдылар

Мамадыш-чемпион!
21-22 декабрь көнне Мамадыш шәҺәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан чемпионаты үтте. Мамадышның инде республика ярышларын үткәрүдә тәҗрибәсе бик зур. Быелгы ярыш бик тә үзенчәлекле булды, чөнки бу бәйгене физкультура һәм спорт өлкәсендә атказанган хезмәтчесенең, шулай ук, отличнигы Имамиев Илфат Кыямовичның 65 еллыгына багышлап уздырдылар. Әлеге ярышлар гадәттәгечә олимпия системасы буенча үткәрелде. Беренче көнне үлчәнү чаралары үтте, ә инде икенче көнне иң көчлеләрне ачыкладылар. Шул бер көн эчендә 15 үлчәү авырлыгында ике келәмдә көчләрен сынап җиңүчеләрне һәм призлы урында калган көрәшчеләрне ачыкладылар. Бу беренчелек сенсацияләргә дә бик бай булды, җинелүчеләр арасында җир җимертеп көрәшкән Светлана Липатова калган, тиешенчә яңа чемпионнар килеп чыкты. Танылган шәхесләрдән ул бе үзе булмады, аңардан башка чит илләрдә танылган спорт остазы, Ауропа чемпионкасы Исламова Лилия күренде һәм югары дәрәдә көрәшеп Түбән Камалар өчен 51 кг авырлыгында беренчелекне яулады. Сенсациядән башка, егылып китәрлек яңалык ишетәсе булды. Ярыштан соң икенче көнне Хадиуллина Эндҗе кияүгә чыгасы иде, ләкин шуңа карамастан биш сантиметрлы тырнак белән дә көрәшергә чыкты.

Тулысы белән укырга