Поиск по тегу

Хөрмәт итеп алдылар

Мамадыш-чемпион!
21-22 декабрь көнне Мамадыш шәҺәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан чемпионаты үтте. Мамадышның инде республика ярышларын үткәрүдә тәҗрибәсе бик зур. Быелгы ярыш бик тә үзенчәлекле булды, чөнки бу бәйгене физкультура һәм спорт өлкәсендә атказанган хезмәтчесенең, шулай ук, отличнигы Имамиев Илфат Кыямовичның 65 еллыгына багышлап уздырдылар. Әлеге ярышлар гадәттәгечә олимпия системасы буенча үткәрелде. Беренче көнне үлчәнү чаралары үтте, ә инде икенче көнне иң көчлеләрне ачыкладылар. Шул бер көн эчендә 15 үлчәү авырлыгында ике келәмдә көчләрен сынап җиңүчеләрне һәм призлы урында калган көрәшчеләрне ачыкладылар. Бу беренчелек сенсацияләргә дә бик бай булды, җинелүчеләр арасында җир җимертеп көрәшкән Светлана Липатова калган, тиешенчә яңа чемпионнар килеп чыкты. Танылган шәхесләрдән ул бе үзе булмады, аңардан башка чит илләрдә танылган спорт остазы, Ауропа чемпионкасы Исламова Лилия күренде һәм югары дәрәдә көрәшеп Түбән Камалар өчен 51 кг авырлыгында беренчелекне яулады. Сенсациядән башка, егылып китәрлек яңалык ишетәсе булды. Ярыштан соң икенче көнне Хадиуллина Эндҗе кияүгә чыгасы иде, ләкин шуңа карамастан биш сантиметрлы тырнак белән дә көрәшергә чыкты.

Тулысы белән укырга