Поиск по тегу

Студентка акча гел җитми


Авылдан әти-әниең кесәңә тыгып җибәргән акча күп вакыт теләгән җиргә барып, теләгәнеңне ашап кайтырга мөмкинлек бирми. Ә яшь чакта күңел дә ачасы, клубларга да йөрисе, күз төшкән киемне алып киясе дә килә. Кайбер әти-әниләр “укуыңа зыян китерәсең, булганына канәгать булып яшә”, дип балаларына эшләргә рөхсәт итми. Шулай да күпләр аларның сүзләренә каршы төшеп булса да эшкә урнаша, ә кемнәрдер газизләрен борчымас өчен, гомумән, бу турыда әйтеп тормый.
Студент тормышы гел маҗаралардан тора инде ул. Әти-әнисенә әйтми генә эшкә кергән танышларым нинди кызыклы, йә булмаса кызганыч хәлләргә юлыктылар икән?


Тулысы белән укырга

Путинны президент итү өчен 12 млрд сум акча бүленәчәк

Путин и медведев
Үзәк сайлау комитеты хәбәр итүенчә президент сайлауларына 12 млрд 113 млн 334 мең сум бүленеп биреләчәк. Сайлауларның дөреслегенә «булышучы» эчке эшләр министрлыгына 73 млн сум акча каралган.

Татарстанда “Авыл мәктәбе – спорт мәктәбе” акциясе уза

Татарстан Республикасында агымдагы елда Укытучы елын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы авыл мәктәпләре янындагы спорт мәйданчыкларын төзекләндерү буенча акция уздыру тәкъдиме белән чыккан иде. “Авыл мәктәбе – спорт мәктәбе” дип исемләнгән акцияне 2010 елның апрель-сентябрь айларында үткәрү планлаштырыла.

Республиканың Аксубай, Алексеевск, Әтнә, Балтач, Алабуга, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Сарман, Тәтеш муниципаль районнары мәктәпләр янындагы спорт мәйданчыкларын рәткә китерергә кирәк дип саный.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева хәбәр иткәнчә, “Торба заводы”, “Татнефть” оешмалары Әлмәттәге мәктәпләргә булышлык күрсәтә, “Компрессормаш” бу максатларга 10 млн. сум акча бүлеп биргән.

Госдума РФ сайтын ясаучыга 7 млн сум акча түләнәчәк...

Конкурс турында информация Zakupki.gov.ru сайтында чыкты.
Дәүләт акчасы кайда китә дип зарланабыз без… Менә бит, матур гына итеп акчаны чыгару юлын да тапканнар. Тиздән хәр депутатның шәхси блогын булдыруга өчәр миллион акча бүленәчәк ди… :)
Ну-у-у… Кайсыгыз алына бу эшкә?