Поиск по тегу

Илназ Гарипов Сергей Лазаревның туганымы?


Белешмә:
Туган көне: 2 ноябрь, 1987 ел;
Туган урыны: Арча районы, Хәсәншәех авылы.
Белеме: Арча педагогия көллиятенең, музыка факультетын тәмамлаган, хәзерге вакытта Казан эшмәкәрлек һәм хокук институтының 4 курсында укый.

“Макдональдс”та очраштык без аның белән. Күрү белән, янына барып утырдым. Шунда эшләүче яшь бер кыз озак кына елмаеп, аны күзәтеп йөрде дә, ахырдан түзмәде, янына килеп: “Сез Илназ Гарипов түгелсездер бит? Сезнең җырларыгызга үлеп гашыйк мин, үзегезгә дә...”–диде. Илназ үз чиратында тыйнак кына елмаеп, рәхмәт әйтте. Кызлар ярата инде Илназны…

Тулысы белән укырга

Илназ Гарипов: “Революция көтәм!”


“Югары нәтиҗәләргә ирешим дисәң, бер урында тормаска, хәрәкәтчән булырга кирәк” – ди ул. Сихри тавышлы, ягымлы, баскан җиреннән ут чыгарырга сәләтле булган Илназ Гариповны белмәүчеләр сирәктер. Мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия көллиятендә музыка укытучысы һөнәрен үзләштерә. Хәзерге вакытта Казан эшмәкәрлек һәм хокук институтында юристлыкка укый.

Тулысы белән укырга