Поиск по тегу
Баҗайлар project! Кемнәр алар?
Соңгы арада контакт битләрендә күпчелек татар яшьләрнең сәхифәләрендә Бажайлар project башкаручы «Баҗайлар җыры» дигән композиция күренә башлады. Могаен, 19 майда КОРСТОНда узган Яшьләр радиосы — Revolution радионың 2 еллыгына багышланган дискәтүктә булмаучыларда «кемнәр соң алар» дигән сорау да тугандыр. Җавапны ерак эзлисе юк, әлеге төркем Яшьләр радиосының дидңейлары, ике баҗай Dj Aivaz һәм Dj Gilyaz проекты. Үзләренең тынлаучыларына шундый үзенчәлекле бүләк әзерләгәннәр алар.