Илдус һәм Вирус

Күрше малае Илдус
Авыру белән бигрәк дус.
Чирли шуңа шактый еш,
Гел тамагы авырта,
Борыны да аккан, юеш.
Сәбәбен үзе белми,
Әллә беләсе килми.
Урамга чык, уйна, дисәң,
Колагына да элми.
Гел телевизор каршында,
Гел компьютер каршында,
Алардагы яңалыклар
Ничек сыя башына?
Урамга чыкмый, чыксам, ди,
Кабаттан суык тия.
Суык тияр дия-дия,
Өстенә кат-кат кия.
Урамга чыкмаса да,
Авыру барыбер тия.
Ә бабасы гел әйтә,
Әйтә, акыл өйрәтә:
— Әй, улым, ди, әй, Илдус,
Спорт белән дус түгел син,
Шуңа синең дус — вирус.
Суык түгел ул — вирус.
Чыныкмаганны белә,
Андыйларны чирләтергә
Бик еш кунакка килә.
Сабантуй
-
admin,
- 19 апреля 2010, 16:58
- рейтинг: +1





Комментарии (0)
RSS свернуть / развернуть