Илназ Гарипов: “Революция көтәм!”


“Югары нәтиҗәләргә ирешим дисәң, бер урында тормаска, хәрәкәтчән булырга кирәк” – ди ул. Сихри тавышлы, ягымлы, баскан җиреннән ут чыгарырга сәләтле булган Илназ Гариповны белмәүчеләр сирәктер. Мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия көллиятендә музыка укытучысы һөнәрен үзләштерә. Хәзерге вакытта Казан эшмәкәрлек һәм хокук институтында юристлыкка укый.

Татар заманы: Көллиятне тәмамлагач, укытучы булу теләге тумадымы?

Илназ Гарипов: Укытучы булу теләге бар. Тик бөтен эшчәнлек финанс мәсьәләсенә кайтып кала. Хәзерге укытучыларның хезмәт хакына гына гаиләне туйдырып булмый. Шулай да, миннән бик яхшы укытучы чыгар иде дип уйлыйм, чөнки балаларны яратам.

Татар заманы: Музыка өлкәсенә ничек кереп киттең соң?

Илназ Гарипов: Абыем Арча педагогия көллиятендә укый иде. Мин дә аның артыннан шунда ук укырга кердем. Көллиятне тәмамлагач кына бирегә кереп ялгышмаганымны аңладым. Укырга кергәнче гармун – баянда уйный белсәм, монда төп теорияне өйрәндем. Гомумән, көллият мине күп нәрсәгә өйрәтте, төпле белем бирде.

Татар заманы: Зур сәхнәгә кайчан чыктың?

Илназ Гарипов: Әле дә үземне зур сәхнәдә дип санамыйм. Җырлавым – эш белән үрелеп бара торган хобби сыман гына. Шулай да, кечкенә вакытта, Арча мәдәният йортында узган бер концертта җырларга туры килде. Ул вакыттагы дулкынлануны, халык алдына чыгар алдыннан каушаганымны сүз белән аңлатып бирә дә алмыйм. Шул минутта Арча сәхнәсендә басып торуым, зур сәхнәгә чыгу сыман тоелган иде миңа.


Илназ Гарипов КФУ студетлары белән очрашуга килде
Татар заманы: Татар эстрадасына син писсимистик рухтагы жыр белән килеп кердең. Шуңа да карамастан тиз танылып өлгердең. Димәк, халык ярата үзеңне?

Илназ Гарипов: Әйе, Аллага шөкер. Үзем дә халыкны бик яратам. Тамашачыларны яратмый торып, алардан үзеңне яраттырып булмый. Ә җырга килгәндә, аның исеме “Әйтче сөеклем” дип атала. Бу җырга тирән мәгънә салынган. Яшьлек юләрлеге белән, җавапсыз мәхәббәт аркасында кулга бау алырга ашыкмагыз, әти – әни һәм туганнарыгыз турында уйланыгыз, дигән мәгънә ята аның төбендә.

Татар заманы: Соңгы елларда татар сәхнәсе зур үзгәреш кичерә. Музыкада яңа юнәлешләр барлыкка килүгә ничек карыйсың?

Илназ Гарипов: Уңай фикердә. Бу татар сәхнәсенең бер урында гына таптанып тормавын, үсүен күрсәтә.

Татар заманы: Яңа йолдызларның көннән — көн күбәя баруы куркытмыймы сине?

Илназ Гарипов: Юк, шатланам гына. Педагог – психолог буларак мин аларны хуплыйм һәм ярдәм итәргә тырышам. Тамашачы бөтен кешегә дә җитә ул, аны югалтудан куркырга кирәк түгел. Конкуренция барлыкка килгән саен үсешкә омтыласың…

Илназның спортка карата да битараф түгеллеген белә идем мин. Тумышы белән Хәсәншәех авылыннан булгангадыр ул. Республикабызга Вәгыйз Минһәҗев, Марат Әхмәтов кебек шәхесләрне үстергән авыл бу! Алар да бит тормыш юлларын спортның көрәш төреннән башлап җибәргәннәр иде. Көрәшә – көрәшә күп юллар узган, зур уңышларга ирешкән кешеләр. Менә кемнәрне үрнәк итеп алган Илназ!

Татар заманы: Спортны яратам дисең инде…

Илназ Гарипов: Яратам. Гомумән, кешенең буш вакыты булмаска тиеш. Сәламәт яшәү рәвеше алып барасың килсә, спорт белән шөгыльләнү зарур. Спорт — минем өчен укыла башлаган китап сыман гына. Кечкенәдән гимнаст буласым килә иде, тик мин тхеквондо белән мавыктым.

Татар заманы: Ни өчен тхэквондоны сайладың?

Илназ Гарипов: Без кечкенә вакытта интернет уеннар юк иде бит. Шуңа күрә әниләр белән бергәрәп утырып сериаллар карый идек. “Джеки чан” булды микән инде ул, хәзер хәтерләмим, шул кинода бер егетнең кызын яклап сугышканы әле дә күз алдымда. Шуңа ошарга тырыша башладым. Мәктәптә эшләп килүче тхэквондо түгәрәгенә язылдым. Имеш, сугышырга өйрәнәм дә, малайларга кем икәнлегемне күрсәтәм. Беренче күнегүләргә әнә шул теләк белән килгән булсам, тора – бара әлеге спорт төренең корал түгел икәнен аңладым. Футболчымы ул, я булмаса көрәшчеме, кем генә булса да, әгәр ул чын спортчы икән, аны урамда кулланмаячак!

Татар заманы: Илназ, спорт белән шөгыльләнү нәрсә бирә сиңа?

Илназ Гарипов: Нәтиҗәләр артыннан кумыйм, үзем өчен шөгыльләнәм. Иҗат кешесенең буш вакыты булмаса да, эшсезлектән эчкечелек белән мавыгып китүчеләрне очратырга туры килгәли. Шуңа күрә, буш вакытны булдырмас өчен генә булса да спорт белән шөгыльләнергә кирәк, дип саныйм. Аннары үзеңне формада тотарга да ярдәм итә бит әле ул.

Татар заманы: Әле күптән түгел сайлау булып узды. Яшьләр биредә бик теләп катнашты катнашуын. Сайлауга карата мөнәсәбәтләре дә уңай иде. Тик биредә “Бердәм Россия ” партиясенең зур өстенлек белән җиңеп чыгуы күпләрдә тискәре фикер уятты. Халыкны шәһәр урамнарына митингка чыгарга да этәрде хәтта. Бу хакта ни уйлыйсың? Сайлауга бардыңмы?

Илназ Гарипов: Бардым, әлбәттә, тик “Бердәм Россия” өчен тавыш бирмәдем. Бу партиянең янә җиңеп чыгуына халык арасында зур ризасызлык тууы беркем өчен дә сер түгел.

Татар заманы: Халыкны яклап, шушы сайлау турында берәр җыр яздырасың килмиме?

Илназ Гарипов: Дөреслек турында җырлаучылар да, җырлар да бездә юк түгел. Зиннурның “Халкым минем”, Илсөя Бәдретдинованың “Булмый инде булмагач” кебек җырлары шул хакта сөйли. Минем дә теләк бар, тик терәк юк!

Татар заманы: Кыш бабайдан нәрсә көтәсең?

Илназ Гарипов: Революция көтәм!

“Татар заманы” өчен Илназ Гарипов белән Юлия Билалова сөйләште

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Прокомментировать

Ваше имя
Ваш e-mail (не публикуется)
Вы — гость, и вам запрещено использовать HTML-теги.
Введите цифры и буквы: