Мәхәббәт турында клип
Әлеге клипны минем дустым, Гибадуллин Ришат ясады дип беләм. Менә инде аңа 5 еллап бардыр. Шуңа да карамастан мин бу видеоны бик күп күрәм интернетта. Әле күрмәгән булсагыз, рәхим итеп карагыз…
Бактус бәйлик

Бактус – өчпочмак формасында бәйләнгән шарф. Бу шарфны Төньяк Европада уйлап тапканнар, хәзер исә аңа бөтен дөнья мөккиббән! Юка бактусны яз-көз кисәгез, калын җепләрдән бәйләнгәне сезне кышкы суыкларда җылытыр. Иң кызыгы шунда: бактус – универсаль, аны хатын-кызлар да, ир-егетләр дә яратып кия. Ирегезгә, улыгызга үзләре яраткан төстәге бактус бүләк итсәгез, алар моңа бик шат булыр!
Тулысы белән укырга →
-
admin,
- 29 января 2011, 10:08
- Прокомментировать
- рейтинг: 0
"Без үзебез артык катлауландык..."

Без үзебез артык катлауландык,
Катыландык. Һәм битараф караш,
Таш битлекләр белән капландык.
Акча кергән чакта шатландык та,
Тиенсез көннәрдән сакландык.
Матур исем белән күкрәк кактык,
Алтын йөзек белән мактандык,
Гаепле булсак та, якландык…
Тулысы белән укырга →
Мин мода да түгел!

Модада зур акыл,
Мин — модада түгел.
Мода — ихлас мыскыл
Һәм буйсынган күңел.
Мин мода читләрендә — Калсын тик чи хәтердә.
Мода горур, бөек…
Ә мин андый түгел.
Тулысы белән укырга →
-
admin,
- 28 ноября 2010, 19:10
- Прокомментировать
- рейтинг: 0
Ул ярата сине, әле хаман...

Ул ярата сине, әле хаман
Сине уйлый, сине юксына.
Шигырьләрен сиңа багышлый ул
Үткән вакытларны сагына…
Тулысы белән укырга →
-
admin,
- 15 ноября 2010, 20:38
- Прокомментировать
- рейтинг: 0
Дуслар булып калыйк дисең нигә?!

Без болай да якын дуслар кебек,
Яшермибез кебек серләр дә…
Тик нигә дер күнелең әрни кебек,
Дуслар булып калыйк дисең нигә?!
Тулысы белән укырга →
Су елмайгач...
Хикәя
… Алмаганнар. Калдырганнар. Әйтмәгәннәр. Имеш, Дилә үзе сорашып йөрергә тиеш булган. Кая булсын инде, җыр ансамбленә! Мәдәният Йортында классташлары арасында “колагына аю басмаганнарга” яңа җыр өйрәтәсе иделәр. Сабантуйга инде! Дилә ничә яшьтән сәхнәгә чыгып җырлап йөри. Юк шул, ансамбльгә алмаганнар. Алты кыз берләшкәннәр дә, җырны сайлап, өйрәнеп үк куйганнар. Бүген ипигә дип кибеткә төшкән иде, шунда белеп кайтты. Классташы Римма сөйләде. Үзе дә “җырчылар” исемлегендә ул. Нишләп белешмәдең соң, кая йөрдең, дигән була. Үзе дә белә бит инде югыйсә Диләнең өч көн Казанда булып кайтканын! Гарьләнде, бик гарьләнде кыз. Бөтен ачуын эченә кысып көчкә түзде. Бар уйлаганын кычкырып, ызгышып китәсе килсә дә, түзде.
Тулысы белән укырга →
-
admin,
- 09 ноября 2010, 18:41
- Прокомментировать
- рейтинг: +1
Урамга чык.
Урамга чык.Башыңны күтәр.
Аяк астыңа карама — Анда мәетләр.
Анда — үткәннәр.
Күктә — киләчәк.
Күк сине эчәчәк,
Һавага күмәчәк.
Урам тулы:
Кыска итәкләр,
Чүпрәк сумкалар,
Пакетлар, ишәкләр…
Супермаркетлардан кайта
Төтен иснәп.
Юлдан чаба металлолом,
Стендларда — чуар чүп.
Түбәдә җилферди әләм,
Мәгънә йомгагын сүт…
Тарих, милләт, сәясәт,
Конфликт-сугышлар…
Тулысы белән укырга →
"Сагыну - сагышларым, югалту-табышларым..." китабыннан шигырь..

Бәхетлемен!..
Алга барган саен артта кала
Бәхетле чак, бәхетсезе дә…
Күңелемнән үтәм язмыш буйлап —
Искә алып бөтенесен дә!
Тулысы белән укырга →
-
Rozasoltanova,
- 29 мая 2010, 23:06
- Прокомментировать
- рейтинг: +1
Сине көтәм..
Тышта бүген салкын, әче җилләр исә,
Сине күзлим, җаным, юллардан,
Әллә инде белми, әллә белеп юри,
Син килмисең, көтәм бит һаман…
Искә төшсә синең җылы куен
Сүнгән өмет тагын яңара,
Җем-җем итеп янган, күңелемдә калган,
Күзләреңне күрим яңадан!..
Озак көтәм сине, ник килмисең инде?..
Өши минем битем, маңгаем…
“Туңгансыңдыр инде, утыр әйдә бире”,-
Дип килерсең син дә, трамваем!..
Сине күзлим, җаным, юллардан,
Әллә инде белми, әллә белеп юри,
Син килмисең, көтәм бит һаман…
Искә төшсә синең җылы куен
Сүнгән өмет тагын яңара,
Җем-җем итеп янган, күңелемдә калган,
Күзләреңне күрим яңадан!..
Озак көтәм сине, ник килмисең инде?..
Өши минем битем, маңгаем…
“Туңгансыңдыр инде, утыр әйдә бире”,-
Дип килерсең син дә, трамваем!..




