Шәһәр автобуслары «сер»ләрен ача...


Моннан нәкъ ике атна элек башкалабызның транспорт комитетына шәһәрнең пассажир транспорты эшчәнлеге турында сорашып, хат юллаган идек. Ниһаять, алардан җавап та килеп иреште. Соң булса да уң булсын дип, андагы мәгълүматны укучыларыбыз игътибарына да җиткерәбез.

Казан шәһәренең транспорт комитеты китергән мәгълүматка караганда, автобус салоннары һәр көнне кич белән, эш сменасы тәмамлангач юылырга тиеш. Бу максаттан һәр пассажир транспорт предприятиесендә махсус җиһазланган урыннар билгеләнгән. Тик нишләптер әлеге кагыйдәнең төгәл үтәлүе шик тудыра. Автобуслар төнге сәгать 11дә йөрүдән туктый, эшчеләрнең төнге сәгать 12дә һәр автобус салонын юып ятуын күз алдына китерүе авыр. Бу таләпнең еш кына үтәлмәвен шәһәр пассажир транспортында йөрүчеләр һәркөнне күреп тора.

Казанда чиста автобуслар кайда?

Автобусларның төзеклеге шулай ук һәркөнне шәһәргә чыгар алдыннан тикшерелергә тиеш. Бу эш дежур механик тарафыннан башкарыла. Әле алай гына да түгел предприятиеләрдә атна саен «руль көннәре» оештырыла, ягъни транспорт оешмаларының гомуми эшчәнлеге, автобусларның саклану урыны, чисталыклары тикшерелә икән. Әгәр дә инде автобус техник яктан төзек түгел яисә санитар таләпләренә туры килми дип табылса, аларны рейска чыгаруны тыярга тиешләр. Бу таләп тулысынча үтәлсә, Казан урамнарында автобуслар саны кискен кимер иде, мөгаен.

Автобусны 95 минут буе кем көтә?

Маршрутлар озынлыгына килгәндә исә, иң озын маршрутны 46 номерлы автобус башкара икән. Аның юлы 39,5 км.тәшкил итә. Ә иң кыска маршрутлы автобус — №9, аның юл озынлыгы — 4,7 км. Автобусларның йөрү интервалы сезонга һәм пассажирлар санына бәйле икән. Аларны көтү вакыты 5 минуттан алып 95 минутка кадәр җитә. 95 минут буе бары тик 78 нче номерлы автобусны гына көтәргә кирәк — ул Крутушка бистәсендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.

Үз-үзләрен начар тотучы кондуктор һәм йөртүчеләр белән нишләргә?

Шәһәр халкын кызыксындырган сорауларның тагын берсе кондуктор һәм автобус йөртүчеләрнең ни рәвешле эшкә алынуы. Автобус йөртүчеләрне эшкә алганда, аларның эш стажына, яшенә һәм машина йөртү таныклыгы категориясенә игътибар итәләр икән. Кагыйдә буларак, йөртүче 21 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. «С» категориясендә 3 еллык стажы булу һәм «D» категорияле йөртү таныклыгы булу да таләп ителә. Тик менә хатта кондукторларны эшкә алу турында гына нишләптер бернәрсә дә әйтелмәгән. Хезмәткәрләрнең барысының да медицина тикшерүе үтүе генә ассызыкланган.

Сораулар булса, шалтыратыгыз…

Автобус йөртүчеләр алкоголь куллану-кулланмауга да тикшерү узалар. Бу эш рейска чыгып китәр алдыннан һәм кайткач башкарыла. Әгәр дә берәр төрле шик уянса, медицина хезмәткәрләре кайбер йөртүче һәм кондукторларны наркотик матдәләр куллануга да тикшерергә мөмкин.

Әгәр дә инде сез кондуктор һәм йөртүчеләрнең үз-үзләрен тотышларыннан канәгать түгелсез икән, бу турыда транспорт комитетының «кайнар линиясе» нә — 275-30-50 номерына шалтыратырга мөмкин. Халык үзен борчыган башка сорауларга җавап алу өчен дә шушы номерга шалтыратып белешә аладыр. Чөнки әлеге оешманың сайтында да, пассажир транспорт предприятиеләре сайтларында да халык өчен мөһим һәм алар белергә тиеш мәгълүмат булган бер генә норматив документ та ни сәбәпледер китерелми.

Интертат.ру
Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментарии (5)

RSS свернуть / развернуть
комментарий был удален
комментарий был удален
комментарий был удален
комментарий был удален
комментарий был удален

Прокомментировать

Ваше имя
Ваш e-mail (не публикуется)
Вы — гость, и вам запрещено использовать HTML-теги.
Введите цифры и буквы: