Блог турында

Рейтинг
0.00
Тавышлар: 0
Бу блогта көндәлек хәбәрләр языла.

Администраторлар (1)

Модераторлар (0)

Модераторов здесь не замечено

укучылар (3)

Туфан Миңнуллин вафат


2 май иртәсендә больницада 76 яшьлек драматург, прозаик, публицист, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин вафат булган.

Тулысы белән укырга

Шамил Закиров вафат


Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Шамил Зиннур улы Закиров арабыздан вакытсыз китеп барды. 15 мартта аңа нибары 67 яшь кенә тулырга тиеш иде. Татар театры, татар халкы бүген нинди зур югалту кичергәнен бер мизгелдә генә аңлавы кыен. Шамил Зиннуровичның туганнарына, хезмәттәшләренә сабырлык бир, Ходаем.

Шәһәр автобуслары «сер»ләрен ача...


Моннан нәкъ ике атна элек башкалабызның транспорт комитетына шәһәрнең пассажир транспорты эшчәнлеге турында сорашып, хат юллаган идек. Ниһаять, алардан җавап та килеп иреште. Соң булса да уң булсын дип, андагы мәгълүматны укучыларыбыз игътибарына да җиткерәбез.

Тулысы белән укырга

Алексей Навальный иреккә чыкты

Бүген төнлә, 3 нче сәгатьтә 21 декабрьда Алексей Навальныйны иреккә чыгардылар. Ул 15 тәүлек дәвамында, суд вердикты буенча " утырган" иде. Бик күп халык аны көчле кул чабулар белән, хлопушкалар белән каршы алды.


Тулысы белән укырга

Ә Гамил Нур Нардуган Кыш бабае булачак…


21 декабрьдән 22се төненә – Нардуган, татарларның борынгы бәйрәмнәренең берсе. Элек-электән халык аңа бик җитди килгән, бию, җыр әзерләгән. Яшьләр костюм һәм битлек киеп, урам буйлап «Нардуганга!» дип, халыкны җыя торган булган. Ыргып, сикереп биюне авылнең һәр кешесе белгән. Хәзер инде бу гореф-гадәтләр онытылган булса да, «Шәрык» клубы активистлары Нардуган кичәсен ел саен уздырырга тырышалар.

«Шәрык» клубына 1906 елда татар мәдәният белгечләре нигез сала. Габдулла Тукай да әлеге клубта лекцияләрен укый торган була, тик 1918 елда большевиклар бу клубны яба. 80нче елларда демократик үзгәрешләр ярдәмендә әлеге клуб янәдән эшен башлый. 2011нче елда «Шәрык» хәйрия концертлары оештыра.

Тулысы белән укырга

Медведев: мин митингта әйтелгән лозунглар белән килешмим!


Русия президентының «вазыйфаларын башкаручы» Дмитрий Анатолиевич «митингта әйтелгән лозунглар белән килешмим» дип белдерде. Димәк ул халыкның «Мы за честные выборы» дигән сүзенә каршы.:)

Шагыйрь Фәнис Яруллин вафат булды


Фәнис абый Яруллин үлгән… Ул мәңге безнең истә калачак! Күпләребезгә урнәк иде.Үзе безнең янда булмаса да-иҗаты күпләргә яшәргә көч бирәчәк. Ул 46 китап авторы.
Фәнис абыйның урыны җәннәттә булсын.

Тулысы белән укырга