Блог турында
2009 нчы елның сентябрь аенда «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе эчендә балалар һәм яшьләр өчен аерым бер канал эшли башлады. Хәзер барлык балалар, үсмерләр һәм яшьләр тапшырулары «Яшь ТНВ» кысаларында эфирга чыга.
Администраторлар (1)
Модераторлар (0)
Модераторов здесь не замечено"Яшьләр тукталышы" дискотекага чакыра!

Һәр чәршәмбе саен Казанның «Пирамида» төнге клубында — шәһәрнең иң креатив татар дискотекасы!
Бу атнада дискотека кичке сәгать 8дә башлана. Дискотекада «Саф хисләр», «Хат» төркемнәре һәм Азат Фазлыев җырлаячак. Кичәнең алып баручысы — «Син — минеке, мин — синеке» тапшыруы алып баручысы Луиза.
Билетлар — (843) 5-700-700 телефоны буенча. «Яшьләр тукталышы» дискотекасына килми калмагыз!
“КҮЧТӘНӘЧ” – “АФӘРИН!”

“Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең балалар өчен чыгып килүче “Күчтәнәч” тапшыруы “ТЭФИ РЕГИОН – 2009” Бөтенроссия телевизион конкурсында “Балалар өчен тапшырулар” номинациясендә җиңү яулады. Җиңүчеләрне 22нче апрель көнне Калининград өлкәсе Светлогорск шәһәрендә бүләкләделәр. Конкурсның финал өлешендә “Күчтәнәч” тапшыруының көндәшләре Краснодар шәһәренең “Шустрое утро” һәм Төмән шәһәренең “Зебра” тапшырулары иде. Ләкин тылсымлы Яңа ел маҗараларыннан торган ТНВның “Күчтәнәч”е Бөтенроссия телевизион Академиясе жюри әгъзаларын әсир итте һәм иң-иң яхшылардан дип танылды.
Тулысы белән укырга →
-
admin,
- 25 апреля 2010, 21:01
- Прокомментировать
- рейтинг: +1
"ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ БАЛАЧАК" ӨЧЕН SMS АША ТАВЫШ БИРҮ БАШЛАНА
5нче апрельдә балалар һәм яшьләр өчен эшләүче «Яшь ТНВ» телеканалы «Татар моңы – 2010» Халыкара телевизион татар җыры конкурсы кысаларында узучы "Җырлы-моңлы балачак" фестивалендә катнашучы балаларның музыкаль чыгышларын күрсәтә башлый.
Тулысы белән укырга →
Тулысы белән укырга →
Айваз кызлар сайлый... "Син - минеке, мин - синеке"

Нишләргә? Үзең кебекне сайларгамы, яки бөтенләй башка төрлене эзләргәме?
Айваз Садыров, Арча егете кемне сайлар?
Тулысы белән укырга →
-
admin,
- 22 марта 2010, 13:51
- Прокомментировать
- рейтинг: 0
СИН - МИНЕКЕ, МИН - СИНЕКЕ (анкета формасы)
Романтик шоу яшьләргә икенче яртыларын табарга ярдәм итә. Һәрбер тапшыруда – проектның алып баручылары Луиза белән Зөлфәттән — эчкерсез аралашу, күтәренке кәеф һәм тапкыр сүзләр! Чираттагы шоуда катнашасыгыз килсә, түбәндәге анкетаны тутырып smmstnv@mail.ru адресына җибәрегез.
Тулысы белән укырга →
Тулысы белән укырга →
БАЛАЧАК ИЛЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
2009нчы елның сентябрь аенда «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе эчендә балалар һәм яшьләр өчен аерым бер канал эшли башлады. Хәзер барлык балалар, үсмерләр һәм яшьләр тапшырулары «Яшь ТНВ» кысаларында эфирга чыга.
«Яшь ТНВ»ның үз генераль директоры бар. Аңа 10 яшь, исеме – Булат Хәйруллин. Һәр эш көнендә 14:15 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр «Яшь ТНВ» телеканалында татар һәм рус телләрендә балалар өчен иң яхшы тапшырулар, мавыктыргыч фильмнар, кызыклы мультфильмнар һәм спектакльләр тәкъдим ителә.
Тулысы белән укырга →
«Яшь ТНВ»ның үз генераль директоры бар. Аңа 10 яшь, исеме – Булат Хәйруллин. Һәр эш көнендә 14:15 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр «Яшь ТНВ» телеканалында татар һәм рус телләрендә балалар өчен иң яхшы тапшырулар, мавыктыргыч фильмнар, кызыклы мультфильмнар һәм спектакльләр тәкъдим ителә.
Тулысы белән укырга →




