1/8 финал башланды!


Исәнмесез дуслар! Июнь аеның ошбу эссе көннәрендә халык авылларга, дащыларга юнәлде. Бу көннәрдә, хатын-кыз бакчага караса, ират тилибизырга карый. Һәм дөрес тә – 1/8 финал уеннары бара.
Кичәге матчлар:
Уругвай – Көньяк Корея 2:1.
Гана – АКШ 2:1
Гана һәм Уругвай үз көндәшләреннән куәтлерәк булып чыгып чирекфиналга чыктылар (1/4 финал = чирекфинал). Уругвай төркемендә Луис Суарес истә калды (истә калмыйча – 2 туп кертте).

Бүген безне ике суперматч – Ингелтарр (Англия) – Алмания (ОРТ 18:00) һәм Аргентина-Мексика (Росия 2 22:30) уеннары көтә.

Җәмәгать, Дөнья Чемпионатының 14 матчы уйналырга калып бара, шуңа күрә уеннарны калдырмыйча, матчларга әзерләнеп һәм шул футболда тәм табып, бу эсседә Кукмара лиманатларын гына эчеп Дөнья Чемпионатын карагыз!

Уругвай-Корея һәм Гана-АКШ уеннарының видео һәм фотоларын соңрак бастырырмын, хәзер вакытым юк әле: каз бәпкәләрен болынга алып төшеп коендырып менәсе бар.

fiker.ru/sport/wc2010_day17/

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Прокомментировать

Ваше имя
Ваш e-mail (не публикуется)
Вы — гость, и вам запрещено использовать HTML-теги.
Введите цифры и буквы: