Блог турында

Рейтинг
1.33
Тавышлар: 1
belem.ru | Татар телендә Интернет-белем үзәге

Администраторлар (1)

Модераторлар (0)

Модераторов здесь не замечено

укучылар (4)

"Белем.ру" оешмасы - мәгариф лидеры!


Җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте 2010 елда үткәрелгән «IT-лидер в образовании» бәйгесендә катнашкан иде.

Тулысы белән укырга

Татарстанда “Авыл мәктәбе – спорт мәктәбе” акциясе уза

Татарстан Республикасында агымдагы елда Укытучы елын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы авыл мәктәпләре янындагы спорт мәйданчыкларын төзекләндерү буенча акция уздыру тәкъдиме белән чыккан иде. “Авыл мәктәбе – спорт мәктәбе” дип исемләнгән акцияне 2010 елның апрель-сентябрь айларында үткәрү планлаштырыла.

Республиканың Аксубай, Алексеевск, Әтнә, Балтач, Алабуга, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Сарман, Тәтеш муниципаль районнары мәктәпләр янындагы спорт мәйданчыкларын рәткә китерергә кирәк дип саный.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева хәбәр иткәнчә, “Торба заводы”, “Татнефть” оешмалары Әлмәттәге мәктәпләргә булышлык күрсәтә, “Компрессормаш” бу максатларга 10 млн. сум акча бүлеп биргән.

Татар теле - forever!!!

Татар теленең бөеклегенә кайчак үзем дә шаккатам. Ничек инде кешеләр шуны күрмәсен дә шуны аңламасын?!
Кичә реклама рәвешендә «Белая газетаның» быелгы өченче санын калдырып киткәннәр иде. Әлеге биттә кызык кына материалга тап булдым. Бу рубрикада русча әйтелгән «Я тебя люблю» сүзләренең төрле телләрдә ничек яңгыраганы язылган иде. Газета битендәге әлеге мәгълүмат белән сезне дә таныштырырга телим.

forum.belem.ru/index.php?showtopic=701 — тулырак…

Тулысы белән укырга

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган презентацияләр бәйгесе җиңүчеләре

Белем.ру порталы апрель ае ахырында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган презентацияләр бәйгесен игълан иткән иде. Ике атна дәвамында порталның электрон почта адресына барлыгы 39 эш кабул ителде.

Бәйгедә республикабызның 17 районы һәм шәһәре катнашты: Лениногорск (5 эш), Бөгелмә (4), Кукмара (4), Актаныш (3), Апас (3), Мөслим (3), Тукай (3), Яр Чаллы (3), Сарман (2), Түбән Кама (2), Азнакай (1), Арча (1), Балык Бистәсе (1), Әлки (1), Чистай (1), Чүпрәле (1), Яшел Үзән (1).

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган әлеге бәйге башка бәйгеләрдән кабул ителгән эшләрнең сыйфаты бик тә югары булуы белән нык аерылып торадыр. Бәйге нәтиҗәләре буенча гына да биш беренче урын билгеләнде!!! Әлеге җиңүчеләрнең икесе — укытучы, ә өчесе — мәктәп укучылары (сыйфатлы презентацияләр бик күп булу сәбәпле, беренче урынга җиңүчеләр укучылар һәм укытучылар арасыннан аерым сайлап алынды). Тагын өч конкурсант икенче урынга һәм өч конкурсант өченче урынга лаек булдылар.

Тулырак: belem.ru/node/2627

Белем.ру. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган презентацияләр бәйгесе

Белем.ру порталы Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган презентацияләр бәйгесен игълан итә.

Бәйгедә теләгән һәркем (!) катнаша ала. Моның өчен PowerPoint яисә OpenOffice Impress программаларында татар телендә ясалган, 5 Мегабайттан зур булмаган презентация ясарга һәм Белем.ру порталының Заказлар кабул итү бүлмәсе аша тапшырырга («Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйгедә катнашу» тибын сайлап алып) кирәк. Текст кырында презентация турында кыскача аннотация язарга тәкъдим итәбез. Бәйгегә килгән материаллар кабул ителү тәртибендә урнаштырылып барылачак.

Презентацияләр 7 нче майга кадәр кабул ителә, ягъни материаллар кабул итү 6 май көнне 24.00 сәгатьтә тәмамлана. Нәтиҗәләр бәйрәм алдыннан — 8 майда игълан ителәчәк. Урнаштырылган материаллар буенча фикер алышуны оештыру да күздә тотыла. Теге яисә бу презентация буенча уңай фикер калдырып үзегезгә ошаган презентациягә тавыш бирү мөмкин булачак.

«Белем.ру» коллективы барыгызга да уңышлар теләп кала!!!

Белем.ру порталына ресурсларны сайт аша гына да тапшырып була!

Укытучыларыбызның сораулары буенча Белем.ру порталына ресурсларны хәзер сайт аша гына тапшыру мөмкинлеге булдырылды: сезгә «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең заказлар кабул итү бүлмәсенә керергә генә кирәк. belem.ru/zakaz

дип яза Белем.ру.


Тулысы белән укырга

Яшьләр.ру порталы белән Белем.ру контактларны ныгыта

Белем.ру порталы белән кечкенә генә килешү төзелде дип әйтик…
Бу көннән башлап без, Яшьләр.ру порталында Белем.ру, belem.ru/ сайты яңалыкларын чыгарып барачакбыз…
Татар яшьләрен Белем.ру порталы белән берлектә белемле итү максаты белән бу блогны ачып җибәрәбез!