Яңа китап: "По следам черной легенды"



Бездә милли хисләребезне баетучы китаплар бармы? “Спурт” банкының “Жилстройкредит” филиалы директоры, экономика фәннәре кандидаты Дәүләтшин Сәлим Хәбибрахман улы белән сөйләшкәч, әлеге сорауга җавап таптым кебек. Ул “Русия һәм Евразия тарихында татар эзе” дип аталган китаплар сериясе проекты авторы. Әлеге сериянең беренче китабы “По следам черной легенды” дип атала. Китап узган ел дүрт мең данә тираж белән басылган.

– Сәлим әфәнде, сез тарихчы түгел, экономика өлкәсендә эшлисез. Тарих китаплары сериясе чыгару фикере каян башыгызга килде?

– Мин Удмуртиядә туып үстем. Тарих дәреслекләреннән монгол татар явы турында укыганда анда татар халкын “кыргый”, “кара” халык дип күрсәтүләренә игътибар итеп, бик түбәнсенә идем. Кыргый халык булсак, шулкадәр илләрне яулый алмас идек һәм безнең телдә аның кадәр милләт сөйләшмәс иде…

КАИга укырга килгәч тә, шушы мәсьәлә бимазалап торды. Мин татар халкының тарихы белән кызыксына башладым һәм без мәктәптә укыган тарихның уйдырма икәнлегенә тәмам инандым. Мәскәүдә аспирантурада укыганда, дус-иптәшләр, фән кандидатлары белән аралашканнан соң, татарларның абруен кайтарырга сәләтле тарих китабы чыгару уе бөреләнде. Яшь чакта Алжас Сөләймановның “Азия” дигән китабы бу ниятемне тагын да ныгытты.

Уйланылганча барып чыкса, серия сигез китаптан торачак. Икенче китап язылып бетте инде. Язучы Гали Еникеев белән аңа исем уйлыйбыз әле.

– Китап тышлыгында Чыңгызхан сурәтеме?

– Бу символик сурәт. Чыңгызхан – ул безнең өчен герой. Китап Чыңгызхан, мәгърур, игелекле халкы турында. Алтын Урда, Русия дә булмас иде. Хәзер моны рәсми чыганаклар да таный. Чыңгызны күпме начар яктан күрсәтергә теләсәләр дә, ул бөек юлбашчы булган.Әлеге бөек хан турында былтыр дөнья буенча 14 фильм төшерелде. Димәк, бөтендөнья тарихында да аның эзе бар…

Татарстан яшьләре

Комментарии (2)

RSS свернуть / развернуть
Афәрин!
Сәлим Дәүләтшин белән Гали Еникәй бик файдалы, зур эш башлаганнар шул. Татарның көдрәтен, ихтирамын, күәтен күтәрүгә юнәлгән мәрхәмәтле эш бит бу — чын татар тарихын куркый-каушамый менә шулай ачыклап, төпләп-нигезләп, тулаем аңлатып чыгарып күрсәтү. Зур рәхмәт бу чын татар каһарманнарына, «Русия һәм Евразия тарихында татар эзе” сериясын нигезләүчеләргә. „Кара уйдырма эзләреннән“ (»По следам черной легенды") дигән китапны укыдым, әүвәл Гали Еникәйнең алданрак чыккан ике китабын да укыган идем.
«Кара уйдырма эзләреннән» («По следам черной легенды») дигән китапның өлешләрен, Гали Еникәйнең китапларына татарның абруйлы һәм укымышлы, акыллы кешеләре биргән бәяләүләрне, Гали Еникәйнең макәләләрен шул сайтта табып укырга була: tartareurasia.ucoz.com/
0
Исәнлек-саулык бөтен яшләргә һәм олыларга! Бу бик шәп материалны укыгач, шуны әйтәсем килде: Гали Еникәйнең тагын бер китабы чыккан күптән түгел, шул ук серияда, "Великая Орда: друзья враги и наследники" диеп атала. Китап эчтәлеге монда: http://tartareurasia.ucoz.com/publ/novye_knigi_g_r_enikeeva/10
Бу китап «Кара уйдырма эзләреннән» («По следам черной легенды») дигән китапның давәме.
0

Прокомментировать

Ваше имя
Ваш e-mail (не публикуется)
Вы — гость, и вам запрещено использовать HTML-теги.
Введите цифры и буквы: