Туфан Миңнуллин вафат


2 май иртәсендә больницада 76 яшьлек драматург, прозаик, публицист, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин вафат булган.

Тулысы белән укырга

ӘТИЛӘР һәм БӘБИЛӘР

Радио-телевидениедә, эстрадада эшләп, иҗат итеп ятучы яшь “йолдыз”ларыбызның гаиләдә нинди әти булуын, хатыннарына бала үстерүдә ничек ярдәм итүләрен беләсегез киләме? Хәзер шуларның кайберләре белән таныштырып китәм.

Эбри хэбриев баласы белэн

Тулысы белән укырга

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең йомгаклау җыеныннан фоторепортаж


Казанда «Мин татарча сөйләшәм!»-2012 акциясенең йомгаклау җыены үтте. Бирегә 3 мең халык җыелды. Быелгы җыен Бауман урамында урнашкан Дәүләт банкы каршында үтте. Сәхнәдә алдынгы татар яшьләре шигырь сөйләде, яңа татар альтернатив музыкасы җимешләре тәкъдим ителде, төрле уеннар оештырылды.

Тулысы белән укырга

Руслан Сафин пыяладан табут ясаган



“Яланаяклы кыз” фильмында уйнаган Саматны хәтерлисезме? Кая югалды, ник экраннарда күренми әле бу егет дип пошынучылар да юк түгелдер. Кинода төшүдән тыш, клип-рекламаларда да күрдек без аны. Биюче, модель булып та үзен сынады ул. Билгеле, мондый танылулардан соң күпләр аны шоу-бизнес өлкәсеннән ерак китмәс дип уйлады. Әмма бүгенгесе көндә Руслан бөтенләй башка юнәлеш буенча өскә үрмәли. Пыяладан төрле эсклюзив эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнә ул. Бу турыда ишеткәч, аның белән күрешеп сөйләшү теләге туды.
Очрашуга эш киемнәреннән генә йөгереп килеп җитте Руслан. Әлеге кәсепкә кереп чумганына да ике-өч ел бар икән инде. Үз эшен ачып җибәргәнче кичләрен пыяла ташып акча эшләп йөргән. Бәлки әнә шул чакларда пыялага мәхәббәт уянып калгандыр да...


Тулысы белән укырга

Илназ Гарипов Сергей Лазаревның туганымы?


Белешмә:
Туган көне: 2 ноябрь, 1987 ел;
Туган урыны: Арча районы, Хәсәншәех авылы.
Белеме: Арча педагогия көллиятенең, музыка факультетын тәмамлаган, хәзерге вакытта Казан эшмәкәрлек һәм хокук институтының 4 курсында укый.

“Макдональдс”та очраштык без аның белән. Күрү белән, янына барып утырдым. Шунда эшләүче яшь бер кыз озак кына елмаеп, аны күзәтеп йөрде дә, ахырдан түзмәде, янына килеп: “Сез Илназ Гарипов түгелсездер бит? Сезнең җырларыгызга үлеп гашыйк мин, үзегезгә дә...”–диде. Илназ үз чиратында тыйнак кына елмаеп, рәхмәт әйтте. Кызлар ярата инде Илназны…

Тулысы белән укырга